дбият 2класс АЯхин методикасы



Тема: Кешенең күңел дөньясы. Хиснең дәрәҗәсе.

Максат: Текстның эчтәлеген сөйләү; хис дәрәҗәләрен өйрәнү;

сәнгатьле, дөрес уку; матурлыкны күрү, тоя белергә өйрәтү.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II.Үткән дәресне кабатлау. Джонатан Свифт “Гулливер сәяхәте”.

Өлешләр буенча эчтәлеген сөйлөү.

а.Гулливерның лилипутлар иле белән танышуы;

б.Г. тәртипсез малайларны гафу итүе;

в. Г.лилипутлар илендә ничек яшәве;

г. Г. богаудан азат итеүе;

д.Ике ил сугышының сәбәе;

е.Г. каршы як корабларын алып кайтуы.

IIIңа дәрес материалы.

Гулливер нинди кеше? Ул үзеннән кечкенәләрне кыерсытмый, ярдәм итә. Яхшы күңелле кеше дип буламы? Нәрсә ул күңел? Бүген шул турыда сөйләшәбез. Күңел ул – хисләр дөньясы. Нәрсә ул хис? Аны тотып та, күреп тә, ишетеп тә булмый.

Сез иртән торып мәктәпкә киттегез. Юлда иясез, адашкан көчек күрәсез, ни эшлисез? Кызганып, башыннан сыйпыйсыз, сумкагыздан ипи кисәге алып бирәсез. Кызгану. Тагын бер елдан соң шул ук юлда, шул көчекне күрдегез. Көчек үскән, матурайган. Хуҗасы белән уйный – уйный бара. Сез шатландыгыз.(сожаление). Их, үзем өйгә алып кайткан булсам дип үкенеп тә куйдыгыз.

Болар барысы да хисләр. Тагын нинди хисләр була икән?

Балалар тактадан укый:

Курку (страх)

Оялу (стыд)

үпкәләү (обида)

Ачу килүү(возмущение,злоба)

Хәсрәтәәнү (горе, печаль)

Ярату (любовь)

Хисләр төрле дәрәҗәдә була. Мәсәлән: укытучы математика урынына технология дәресе була ди. Сезнең күңелегез күтәрелеп китте. Бу дәрестә “5”ле алдың. “Кош тоткандай” буласың. Өйгә кайтуыңа әтиең компьютер алып куйган . Монда инде “күккә сикерәсең”, шатлыгың эчеңә сыймый. Димәк хис гел бер урында гына тормый. Шатлык кинәт үкенечкә әйләнә, яки горурлык хисе чолгап ала. Әби — бабаларыбыз чыгарган җырларда хиснең югары дәрәҗәсен күрсәткәннәр бик күп. (җыр тыңлау)

Физминутка.

Альберт Гатуф “Ак гөмбә” хикәясе. Нинди өлешләргә бәлеп була икән? Текстны укып, өлешләргә бүлеп карыйбыз:

1.Туган якның матурлыгына соклану.

2. Табыш өчен шатлану.

3. Әнине сөендергәнгә шатлану.

4. Хисләр.

Шатлык хисе хуҗа белән бергә олыгайган. Ләкин ул матурлыгын югалтмаган. Һаман авторга яшәргә ямь биреп тора. Димәк, әсәрдә хис туа, үсә, тагын нишли? Хис матурлык яки ямьсезлек күргәч туа. Ул өстәлеп, дәрәҗәсен арттыра. Аннары бер – берсе белән кушыла торгач, күңелгә әйләнә. Күңел – хисләр дөньясы.

Без сезнең белән көзге урманга, паркка экскурсиягә бардык. Матурлыкка, һәрбер яфракка, кырмыскага сокланып йөрдегез. Былтыр кыш көне чана шуарга әти – әниләр белән бергә тауга мендек. Тау башындагы ап – ак бәскә төренгән каенны күреп, кайберләрегез А.Пушкин, С.Есенин шигырьләрен искә төшереп сөйли башлады. Кайберләрдә кечкенәдән үк матурлыкны күр белә, хисләргә бай була. Кайберәүләр яши – яши аңлый. Сезнең күңелләрегездә ак хисләр күбрәк булган саен кеше бәхетлерәк була.

(Өстәмә материал)

Су буена төшкән идем,

Су өсте күбек кенә;

Син бит минем якын дустым,

Күз нурым кебек кенә.

Нинди хис белән язылган? Нинди сүзләрдән белдең? Хисләр күберәк булган саен күңел баерак була дибез. Күңелләрегездә матур хисләр, ак хисләр күп булсын иде.

IV. Йомгаклау. Рефлексия. Өй эше: төрле хисләргә мисаллар китерергә. Рәсемнәр алып килергә.






map