лмтем – туган бишегем



Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү идәрәсе

54 нче «Аксылу» балалар бакчасы

Әлмәтем – туган бишегем.

Татар теле тәрбиячесе:

Маннанова Алсу Равил кызы.

2012 – 2013 уку елы.

Тема: Әлмәтем – туган бишегем.

Бурычлар:

1. Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.

2. Сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен үстерү.

3. Туган шәһәребезнең истәлекле урыннары, күренекле кешеләре турында белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү.

Җиһазлау:

З. Сафиуллинның “Әлмәтем чыршылары” җыры, Э.Мөэминованың”Туган тел” шигыре, битлекләр,рәсемнәр,нефть, проектор, музыкаль үзәк.

Эшчәнлекнең барышы.

Исәнмесез балалар!

Хәлләрегез ничек?

Балалар, без бүген туган шәһәребез Әлмәт турында сөйләшербез. Бик күп еллар элек бу урында Әлмәт авылы булган. Ә 1953 елның 3 ноябрендә шәһәр исеме ала. Менә 3 ноябрь көнне безнең Әлмәткә 59 яшь була. Шәһәребезнең тарихы нефть ятмалары табылуга бәйле. Нефть булу зур байлык. Нефтьчеләрнең авыр хезмәте ярдәмендә шәһәребез үсә, төзекләнә.

Ә хәзер шәһәребезнең гербын карап үтик әле. (презинтациянең беренче бите ачыла)

Ни өчен фонтан кара төстә? (Нефть күрсәтелә)

Балаларның җавабы.

Әлмәт сүзе дә алтынсу белән язылган. Ул байлык, муллык билгесе.

Әлмәт нефть белән генә түгел, язучылары, композиторлары белән дә горурлана. С.Садыйкова .Э.Мөэминова, Ә.Маликов.

Әйдәгез әле, З. Сафиуллинның “Әлмәтем чыршылары” исемле җырын тыңлап китик. (җыр тыңлыйлар)

Безнең Әлмәт шагыйре Э. Мөэминованың да “Туган тел “ дигән бик матур шигырен укып китик әле.

Азамат:

Дөньяда иң – иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел

Ул минем туган телем!

Әйе, безнең шәһәр яшь һәм матур. Бездә төрле биналар бар. Сез аларны беләсезме? (презинтациянең битләре ачыла) Балаларның җавабы.

Драма театры. Бу бинада нишлиләр? (Театр күрсәтелә.) Балаларның җавабы.

Әйдәгез әле, без дә сезнең белән театр карап китик. (Шалкан әкияте күрсәтелә.Битлекләр таратыла.)

Яшьләр үзәгенә дә килеп җиттек. Бу бина ни өчен төзелгән? (Балаларның җавабы) “Әпипә” биюе күрсәтелә.

Бу бина “Спорт сарае” дип атала. Монда нәрсәләр белән шәгыльләнәләр? Ә сез спорт белән шөгыльләнәсезме? (Балаларның җавабы) (Уен”Таяк белән туп куу”.)

Һәйкәл кем өчен куелган? (Балаларның җавабы) (Г. Тукай, М. Җәлил һәйкәлләре белән танышабыз).

Аларның нинди әсәрләрен беләсез? (Балаларның җавабы)

Балалар, без туган шәһәребез турында бик күп белемнәр алдык. Бу сәяхәтебез сезгә охшадымы? (Балаларның җавабы)

Шәһәр урамнарында йөргәндә безнең карап үткән биналарны да искә төшерегез! Шәһәребезне шулай матур, чиста тоту өчен чүпләмәскә, ватмаска кирәк.

Шәһәребез белән горурланыйк!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, саубулыгыз!






map