йлн-тир днья_57666



Әйләнә – тирә дөнья

Укыту- тематик планлаштыру

Сәгать саны —68

Атнага – 2 сәг

4 нче сыйныфның “Әйләнә-тирә дөнья ”дан календарь – тематик планы “Башлангыч гомумбелем дәүләт стандарты” на 2004нигезләнеп төзелде. . Программа 2 сәгатькә төзелгән.

1 чирек – 18 сәг.

2 чирек – 14 сәг.

3 чирек – 19 сәг.

4 чирек – 16 сәг.

Дәреслек

“Әйләнә-тирәбездәге дөнья ”А.А. Плешаков, Е.А. Крючкова “Мәгариф”нәшрияты, 2004 ел, 2 кисәктә

Өстәмә әдәбият

4 нче класс өчен эш дәфтәре А.А. Плешаков –М.: Просвещение, 2009,2кисәктәМетодические рекомендации к учебнику “Мир вокруг нас. 4кл” А.А.Плешаков. – М.: Просвещение, 2011.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Бу курсның максаты — табигать һәм җәмәгать байлыкларына җаваплы, сакчы караучы гуманлы, иҗади, социаль яктан актив шәхес тәрбияләү.

«Әйләнә-тирә дөнья» курсы дәресләрендә өйрәнелә башлаган табигать күренешләре һәм предметлар турындагы белемнәрне формалаштыру дәвам итә. Бер үк вакытта, укучыга аңлашылырлык дәрәҗәдә, җәмгыять һәм табигать арасында туган каршылык, аны чишү юллары ачыла. Укучылар кешеләр алдында туган реаль экологик проблемаларны күрәләр. Мондый проблемаларга: терек булмаган табигатьне һәм туфракны пычратулардан, җимерелүләрдән һәм ярлыланудан саклау; организмнарның күптөрле төрләрен һәм алар берлекләренең бөтенлеген саклау; кешеләр сәламәтлегенең кирәкле шарты буларак, табигатьне саклау керә. Курсның әһәмиятле бурычы булып табигатькә җавапсыз караш тудыра торган утилитар, кулланучы булып кына якын килүне булдырмау тора. Табигать белемен өйрәнү барышында укучылар табигатьне һәркайда, үз төбәгендә, ил күләмендә һәм, ниһаять, бөтен планетада саклау кирәклегенә ышаналар. Шулай ук алар табигатьне саклау буенчагамәли эшләрдә катнашырга мөмкинлек бирүче күнекмәләргә дә өйрәнәләр.

Табигать белеме курсын өйрәнүдә эшне оештыру формалары күптөрле: сыйныф бүлмәсендә һәм табигатьтә дәресләр, экскурсияләр, басу-кырларда практикумнар, өй эшләре. Шулай ук укыту методлары, алымнары һәм чаралары да күпкырлы. Укыту процессында рольләргә бүленгән уеннар, өйрәт үле бәхәсләр, табигать турында өстәмә әдәбиятны мөстәкыйль уку һәм анда үзеңә кирәкле мәгълүмат эзләп табу, табигатьне саклау буенча практик эш, укучыларның табигатьне саклау турындагы белемнәрен үзләренчә пропагандалый белүе әһәмиятле урын алып тора.

Программаның эчтәлеге укыту процессында укучыларга дифференциаль якын килүне тормышка ашырырга киң мөмкинлекләр ача.

IV сыйныф азагында укучылар белергә тиеш:

Җирне, аның өстен сурәтләү юлларын — глобус, географик карта (урынның планы);

океаннар һәм материклар исемнәрен;

картада Россиянең, туган якның урынын;

Россиянең табигый зоналарын, табигате һәм хуҗалыгының үзенчәлекләрен; бу зоналардагы экологик проблемаларны;

туган төбәк табигатенең үзенчәлекләрен: җир өсте, әһәмиятле казылма байлыклары; сулыклар, табигый бергәлекләр; төбәк табигатеннән файдалану һәм аны саклауны;

табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен.

Укучылар эшли белергә тиеш:

глобуста һәм географик карталарда горизонт якларын’ билгели, өйрәнелгән географик объектларны таба һәм күрсәтә белергә;

туган якның әһәмиятле файдалы казылмаларын аера; бу як урманнары, кыр һәм сулыклары өчен характерлы үсемлек һәм хайваннарны таный; төбәкнең төп авыл хуҗалыгы үсемлекләрен һәм терлекләрен таный белергә;

табигатьтәге һәм табигать белән кеше арасындагы бәйләнешләрне программа таләпләре буенча аңлата белергә;

дәреслектән һәм өстәмә чыганаклардан билгеле бер тема буенча белешмәләрне үзлегеннән таба, аларны дәрестә хикәя һәм чыгыш формасында сөйли белергә;

табигатьтә мөстәкыйль күзәтүләр үткәрә белергә;

программада күрсәтелгән модельләр белән эшли, аерым модельләрне үзлегеннән әзерли белергә;

дәресләрдә һәм реаль ситуациядә кешеләр эшчәнлегенә экологик күзлектән чыгып бәя бирә, табигатьтә күзәтелә торган тискәре үзгәрешләрнең ихтимал сәбәпләрен билгели; кешенең табигатькә тәэсире нәтиҗәсендә ниләр булачагын фаразлый, табигатьне саклауның кирәкле чараларын, табигый тирәлекне саклауда шәхси катнашу вариантларын билгели белергә;

табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләп бирә һәм тормышта куллана белергә;

табигать турындагы белемнәрен һәм аңа карашын үзең булдыра алганча пропагандалый, табигатьне саклау буенча практик эшләрдә катнаша белергә.

Программа бүлегенең исеме

Дәрес темасы

Сәгать-ләр саны

Дәрес тибы

Эчтәлекнең элементлары

Укучыларга таләпләр

Тикшерү төре

Өй эше

Дата

П.б.

Фак.

1.

Җир һәм кешелек.9(10с.)

Астроном дөньяны нинди итеп күрә.

1

катнаш

Кояш. Җир – планета,Җирнең фор-масы һәм размерлары турында гомуми белемнәр(күззаллау)

Кояш системасы планеталарынбелергә тиеш.

Тере организмнар яшәеше өчен мөһим шартларны аңлый белергә тиеш. Планетабыз турында алган белем –күнекмәләрен тормышта куллана белергә.

Агымдагы

4-8б,”үзеңне тикшер” сораулары.

2.

Кояш системасына кергән планеталар. Практик эш.

1

катнаш

Кояш. Җир – пла-нета,Җирнең формасы һәм размерлары турында гомуми белемнәр(күззаллау)

Кояш системасы планеталарынбелергә тиеш.

Тере организмнар яшәеше өчен мөһим шартларны аңлый белергә тиеш.

Глобус һәм карта белән эшли белергә.

Фронталь (Ф)

915б,сораулар; 15б,1,2 бирем-нәр

3.

Йолдызлы күк – табигатьнең бөек китабы.

1

катнаш

Кояш. Җир – пла-нета,Җирнең формасы һәм размерлары турында гомуми белемнәр(күззаллау

Глобус һәм карта белән эшли белергә.

Ф

16-21б “Үзең-не тикшер”

4

Географ дөньяны ничек итеп күрә.

1

катнаш

Глобус Җирнең моделе. План һәм масштабсыз картаны уку. Материклар һәм океаннар, аларның исемнәре, картада һәм глобуста урнашулары.

Картада һәм глобуста материк һәм океаннарны, тауларны, тигезлекләрне, диңгезләрне күрсәтә белергә.

Ф

22-29ю, “Үзең-не тикшер”, 1,2биремнәр

5

Җир пояслары.

1

Алган белем – күнекмәләрне практикада файдалану.

Җирдә яшәү шарт-лары:яктылык, җылы-лык. План һәм масштабсыз картаны уку.

Җирнең җылылык поясларын белергә. Картада һәм глобуста материк һәм океаннарны, тауларны, тигезлекләрне, диңгезләрне, Җирнең җылылык поясларын күрсәтә белергә.

Ф

30-34б, сорау-лар,1,2 бирем-нәр.

6

Тарихчы дөньяны нинди итеп күрә.

1

катнаш

Әйләнә тирә дөньяны танып белү ысуллары. Ватан тарихы.

Ватан тарихындагы кайбер вакыйгаларны сурәтләп бирә белү.

Ф

35-41б, сорау-лар;1,2 бирем-нәр.

7

Кайчан һәм кайба? Тарих – борынгы заманга сәяхәт.

1

Уен – дәрес.

Әйләнә тирә дөньяны танып белү ысуллары. Ватан тарихы.

Ватан тарихындагы кайбер вакыйгаларны сурәтләп бирә белү.

Ф

42-46б, сорау-лар;1,2 бирем-нәр.

8

Эколог дөньяның үткәнен һәм хәзергесен нинди итеп күрә.

1

катнаш

Кеше табигатьнең бер өлеше.Кешенең яшә-еше һәм табигате табигатькә һәм аның торышына бәйле.

Алган белем күнекмәләрне куллана белү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм табиггатьне саклауда катнашу.

Тест (5мин)

47-53б, сорау-лар;52б “улап кара!”

9

Җирдәге кыйммәтле хәзинәләрне кешелек ничек саклый.

1

катнаш

Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен , тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен белү. Кешенең табигатькә йогынтысын бәяли белү.

Ф

54-62б, бирем-нәр, сораулар, (сайлап алу).

10

Җирдәге кыйммәтле хәзинәләрне кешелек ничек саклый.

1

катнаш

Үсемлек һәм хайван-нар дөньясын саклау.

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен , тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен белү. Кешенең табигатькә йогынтысын бәяли белү.

Тест (5 мин)

Сочинение “Әйләнә –тирәбезне нин-ди итеп күрергә телим”.

11

Россиянең табигате (11сәг.)

Россиянең тигезлекләре һәм таулары.

1

Экскурсия

Россия картада. Терек һәм терек булмаган табигать. Җир өслеге формалары.

Тигезлекләр һәм таулар төшенчәләрен белү. Картада, глобуста материк һәм океаннарны, тауларны, тигезлекләрне, диңгезләрне, елгаларны күрсәтә белү (исемнәрен атамыйча).

Ф

64-71б, “Үзеңне тик-шер”, “Россия-нең тыюлыкла-ры” текстын укырга.

12

Россиянең диңгезләре, күлләре һәм елгалары.

1

К

Сулыклар,аларның төрләре. Кешенең су-лыклардан файдала-нуы.

Сулык төрләрен белергә. Картада, глобуста материк һәм океаннарны, тауларны, тигезлекләрне, диңгезләрне, елгаларны күрсәтә белү (исемнәрен атамыйча).

Тест (10мин)

72-77б, 4 би-рем.

13.

Арктик чүллекләр зонасы.

1

К

Үсемлекләр һәм хайваннар, аларның төрлелеге. Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне аңлау.

Тере организмнарның яшәеше өчен мөһим булган гомуми шартларны белү. Арктик чүллекләр зонасындагы үсемлек һәм хайваннарны белү.

Ф

78-86б, “Үзең-не тикшер”, 2 бирем.

14

Тундра. Тундраның табигате.

1

К

Үсемлекләр һәм хайваннар, аларның төрлелеге. Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне аңлау.

Тере организмнарның яшәеше өчен мөһим булган гомуми шартларны белү. Тундра зонасындагы үсемлек һәм хайваннарны белү.

Ф

87-97б, 1,3 бирем (вариантлап)

15

Россиянең урманнары.

1

Уен дәрес.

Үсемлекләрнең таби-гатьтәге һәм кешеләр тормышындагы роле. Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне аңлау.

Тере организмнарның яшәеше өчен мөһим булган гомуми шартларны белү. Урманнар зонасындагы үсемлек һәм хайваннарны белү.

Тест (10мин)

98-105б, 1 би-рем.

16

Урман һәм кеше.

1

К

Үсемлекләрнең таби-гатьтәге һәм кешеләр тормышындагы роле, кешенең үсемлек һәм хайваннарга сак карашы.

Өйрәнгән табигый зоналарның үсемлек һәм хайваннарны белү.

Тест (10мин)

106-113б, “Үзеңне тик-шер”, куллан-ма төзергә.

17

Дала зонасы.

1

К

Үсемлек һәм хайван-нар дөньясы, кеше-ләрнең хезмәте һәм көнкүрешенең үзен-чәлекләре, кешенең табигатькә йогынты-сы, табигатьне саклау.

Тере организмнарның яшәеше өчен мөһим булган гомуми шартларны белү. Дала зонасындагы үсемлек һәм хайваннарны белү.

Ф

114-122б, 1,2 биремнәр.

18

Чүлләр.

1

К

Үсемлекләрнең таби-гатьтәге һәм кешеләр тормышындагы роле. Терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйлә-нешне аңлау.

Тере организмнарның яшәеше өчен мөһим булган гомуми шартларны белү. Чүл зонасындагы үсемлек һәм хайваннарны белү.

Ф

122-131б, со-рауларга җа-ваплар,1,2 би-ремнәр.

19



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | ... | Вперед → | Последняя | Весь текст




map