йлн-тирбездге днья 3нче класс



Әйләнә-тирәбездәге дөнья, 3 класс

Тема: Безнең иминлегебез. Ут, су һәм газ.

Максат:

Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату.

Янгын— зур фаҗига «икәнен хикәяләр, шигырь-мәкальләр, районыбызда( авылда, күрше авылларда) булган ут хәвефенә бәләп төшендерү, анализлау,

Мәктәпнеңэвакуация планы белән таныштыру.

Укучыларгаутның (электр, газ) җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуын төшендерү.

Балаларгасу, тормышта әһәмиятен, әмма кайвакыт судан да сакланырга кирәк икәнен аңлату.

Җиһазлау: дәреслек «Әйләнә-тирәбездәге дөнья», Г.М.Левецкий «Памятка о мерах пожарной безопасности на селе», «Шалости детей с огнем опасны!», «Правила пожарной безопасности», Е.Л.Попок «Осторожно-огонь», 2 огнетушитель, мәкальләр, табышмаклар,плакатлар «Основы пожарной безопасностидля школьников», балалар рәсемнәре, «Көч һәм рух тамырлары» (әдәплелек дәресләре),М.Х. X әсәнова, уку китабы (Р.Мингалим, «Дусларың гына булсын), Гатар халык иҗаты «Табышмаклар», «Актаныш таңнары газетасы мәкальләре».

Су турында табышмаклар:

Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк

Күккә менә, җиргә төшә, Дөнья әйләнә үзе,

Исе юк, төсе юк. Аннан башка тормыш юк.

Җәен җәелә, кышын ката. Көмеш сандыкка керә дә ята.

Ут турында табышмаклар:

Күрергә күркәм , тотырга куркам.

Ялт-йолтитәр, ялап китәр.

Ашатсаң- яши, эчертсәң — үлә.

Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты.

Кереш сүз. Исәнләшү.

Б) Дежур отчеты. (Бүген 2нче февраль, җомга , класста барсы да бар. Дежурный Әхтәмова Инзилә)

В) Һаваторышы белән кем тоныштырырга тели?( күк йөзе, явым төшем, температура, җилнең юнәлеше). Һава торышы класстагы «Табигать календаре» на, укучыларның көндәлегенә билгеләнеп, анализ ясала.

Бүгенге дәреснең нәтиҗәле,уңышлы, сыйфатлы үтүе өчен нинди шартлар кирәк? (Көтелгән җавап : классның якты булуы. Балаларның җаваплары төрлечә булырга мөмкин. Көтелгән җавап алынмаса , өстәмә сораулар бирелә:

Бүлмәдә гөлләр матур булып үссен өчен нинди шартлар кирәк?

Классларыбыз нәрсә исәбенә җылына һәм яктырыла?

Электр(ут), газ, су исәбенә(черновикта).

Өй эшен тикшерү. Табышмаклар.

Яңа тема:

1)«Ут дус та, дошман да» дигән мәкаль күрсәтелә. Мәкаль эчтәлеген анализлау. Дус сүзенең мәгънәсен аңлауларын ачыклау.

Ни өчен ут дус диелгән? Укучылар фикерен тыңлау ( ут җылылык, яктылык бирә, ут ярдәмендә ашарга пешерәбез, телевизор карыйбыз, үтүк ут белән эшли, киемнәр үтүклибез Һ.6.).

Нәтиҗә: бүгенге көндә дөньяны утсыз, газсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Зур-зур самолетлар күктә оча, теплоходлар суда йөзә, коштай тиз һәм җитез булып поездлар чаба. Өйләрдә җылы, рәхәт. Дуслар бер-берсенә ярдәм итәләр. Чыннан да ут безнең дустыбыз дип әйтә алабыз, чөнки ул безгә бик нык булыша. Үзара бердәм, дус яшәгендә, бер-береңә ихтирамлы булганда гына, зур эшләр башкарырга, бәхетле яшәргә мөмкин.

2)Р.Мингалимов. «Дусларың гына булсын» ук}’ дәресендә ятлаган шигырьне искә төшерәләр: Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була, Йөгерсәң җитеп була- Дусларың гына булсын! Сөйләшеп, уйнап була, Күп нәрсә белеп була, Шаярып, көлеп була- Дусларың гына булсын!

Икейөзле дуслар булган кебек, утныңда дошманга әйләнүе мөмкин. (Тактага мәкаль эченә) «Саклана белсәң генә ут- дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя».

Әдәгез бергәләп аңлашыйк әле: Дошман дип нинди кешеләргә әйтәләр?

Кешегә зыян салучы, тәртипсез кешеләрне, гел начарлык эшләү турында уйлап йөрүче — көнче, явыз сугыш чукмарларын дошман диләр. Ә ут нинди очракларда дошманга әйләнә соң? Укучылар фикерен тыңлау. (Кулны пешерә,ут сүнеп торса, су түгелеп аяк пешсә һ.б.)

Үтелгән материалны ныгыту

Янгынчыгу сәбәпләре күрсәтелгән плакатлар җыелмасын күзәтү. (Укучыларга таратып бирелә, аларның фикерләре тыңлана).

Нәтиҗә: Ут-дустыбыз әнә шулай рәхимсез дә була ала. Кешеләрнең дә ут эчендә янып үлгән(нәре) очраклары күп. Сак, бик сак булырга кирәк аның белән!

Ә менә газ белән нинди очракларда янгын чыгарга мөмкин? (Газ плитәсе турында кер баулары булу да куркыныч. Бауга эленгән кер газ ялкыны җылысы белән селкенә- селкенә плитә өстенә төшргә мөмкин. Аңа ут каба, ут стеналарга күчә. Зур янгын чыгарга мөмкин, караучысыз калдырмаска кирәк. Өйдә кеше калмаса, үзең кибеткә, я берәр җиргә чыгып китсәң, газны сүндереп чыгарга кирәк).

Янгын күп очракларта исерек кешеләр, тәмәке тартучылар тарафыннан чыга. Балалар һәрвакыт күзәтүчән, игътибарлы булыгыз!

Мәкальләр буенча аңлашу. «Ут төшкән җирен көйдерә», «Ут чыкканда җил астында калма», «Утның уены юк», «Уттан калмый, бурдан кала», «Утны күз яше белән генә сүндерә алмассын», «Янгынны сүндергәне, булдырмау яхшырак».

(Укучыларның фикерен тыңлау).

Физкультминут.

Урманда яңгыр.

Яңгыр ява коеп,

Утыры куян боегып (балалар чүгәләп утыралар)

Колаклары тырпайган (кулларын баш өстенә куялар)

Аяклары чыланган (тыпырдыйлар)

Аю белән бүре дә,

Яңгыр астында калган (әле бер, әле икенче аякларын күтәреп, әкрен генә чайкалалар)

Кача-кача яңгырдан

Аяклары бик арыган (йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар)

Ә төлке бик хәйләкәр,

Куйк астына качкан (чүгәлиләр)

Көчле яуган янгырдан

Шулай качып котылган (башларын тез астына яшерәләр)

Бездә качыйк яңгырдан

Йөгереп кайтыйк урманнан (урыннарына утыралар)

Менә шулай ял иттек (хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала)

Вакыт күңелле үтте.

Мәктәпнең эвакуация планын аңлату. Анда янгын вакытында яки башка куркыныч хәл туганда, бинадан ничек чыгып китәргә икәнлеге уклар белән күрсәтелгән. Планда үз сыйныфыңны табып, уклар буенча чыгып китү юлын эзләргә. Шул юлдан үтеп карарга һәм аны яхшылап исеңдә калдырырга тырыш.

Огнетушительләр белән дөрес эшләү кагыйдәләре турында.

Янгын куркынычсызлыгы. Закон белән (китап крсәтелә) таныштыру.

Янгынга каршы «01» (газ чыккан очракта «04») хезмәте турында аңлату. Интервью тынлана. (эссе һәм матур җәйләр…,).

Су турында мәкальләр :«Су- тылсым иясе», «Су- дәва чыганагы», «Саулык ~ зур байлык» (Судан башка җирдә тормыш юк. Тереклек ияләренә су бертуктаусыз кирәк),

Салкын су теләсә кайчы вакытта , теләсә нинди сырхаудан дәвалый). Әмма кайвакыт судан да сакланырга кирәк була.

Янгында, су трубасы шартлаганда һәм газ чыкканда хәвеф-хәтәрдән саклануның иң мөһим кагыйдәләрен өйрәнү. Сүзлек эше (вентиль, диспетчер). Дәреселек, 4-7 бит.

Огнетушительләр — порошок һәм күбек (пено) белән эшли торган. Күбек белән эшләүче огнетушительне электр приборларына капкан утны сүндерү өчен кулланырга ярамый. Моның өчен порошок белән эшли торганы кулланыла. Огнетушительдә ничек куллану турында инструкция, эшләп чыгару, тутыру вакыты күрсәтелгән булырга тиеш.

Нәтиҗә: Янгында, су трубасы шартлаганда һәм газ чыкканда югалып калмаска, ничек дөрес эш итәргә икәнлекне искә төшерергә һәм тиз эш итәргә.

Ут, су, газ белән эш иткәндә, аларны тиешле урында һәм тиешенчә генә ( экономияләү) кулланырга кирәклекне искәртергә.

Өй эше: Дәреслектәге 4-7 битләрне укырга, «Актаныш таңнары» газетасыннан кызыклы мәкальләр тупларга, «Күзәтү көндәлеге»н тутырырга.




map