интеграль дрес план-конспекты класстан тыш уку м математика



Язды: Исмагилова Гөлсинә Камил кызы, МБОУ “Утар-Атынская ООШ”, башлангыч класслар укытучысы.

Класстан тыш уку. Математика. Интеграль дәрес.

3 нче класс.

Тема: Татар халык әкиятләрен кабатлау. Тапкырлау таблицасын кабатлау.

Максат: укучыларга татар халык әкиятләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару, әкиятләр нигезендә туган телгә хөрмәт, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, 7гә хәтле булган тапкырлау һәм бүлү таблицасын белүләренә ирешү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү, кыскача шартын төзеп, мәсьәлә чишәргә өйрәтү.

Материал: “Математика” дәреслеге, 51 нче бит, “Татар халык әкиятләре” китабы.

Җиһазлау: презентация, карточкалар, “Лото” уены, дәфтәрләр, ромашка таҗлары белән, интерактив такта.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес формасы: дәрес-презентация.

Яңа технологияләр: компьютер технологиясе, активлаштыру.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1) Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

–Хәерле көн, алсу таңнарга! Хәерле көн, сайрар кошларга! Хәерле көн, зәңгәр күкләргә! Хәерле көн, якын дусларга! Хәерле көн, матур кызларга1 Хәерле көн, батыр улларга!

–Укучылар, елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем арттан кабатлыйсыз.

–Без дәрестә. Без хәзер укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы. Без барысын да истә калдырырбыз. Күзләрне ачтык. Дәрес башланды.

Белемнәрне актуальләштерү этабы.

1) “Лото” уены. 1-7 гә хәтле булган тапкырлау таблицасын искә төшерү.

– Укучылар, игътибарыгызны экранга юнәлттек. Бүген дәрестә нәрсәләрне искә төшерербез икән, хәзер шуны ачыкларбыз. Алларыгызда “Лото” уены.1дән алып 7гә хәтле булган тапкырлау таблицасын кабатларбыз. Һәрберсен дөрес итеп истә калдырган булсагыз, һәр таблицаны кабатлаган саен хәрефләр ачыла барачак. Тылсымлы сүзне шунда укый алачакбыз. (Лото уены. 1дән алып 7гә хәтле булган тапкырлау таблицасын кабатлау.)

–Димәк, нәрсәләрне?

–Әкиятләрне.

III.Төркемнәргә бүленеп, зирәклеккә бирем. Ике төстәге карточка бирелгән. Артында сез искә төшерәчәк әкиятнең башланып киткән җөмләсе язылган. Үзегез теләгәнне сайлап алып, аның кыскача эчтәлеген сөйләргә, әкиятләрнең кайсы төргә кергәнен әйтеп бирергә тиешсез. Монда ике төргә кергән әкиятләр язылган. Ике төркемдә, бергәләп эшләячәксез.

Хайваннар турында әкиятләр. “ Торна белән Төлке”, “Абзар ясаучы төлке” әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. “Өч бүләк”, “Серле сумка” әкиятләре.

Төркемнәргә бүленеп, зирәклеккә мәсьәлә чишү. Кызыклы квадратлар.Бу фигуралардагы шакмаклар санын чагыштыру.

Ничә шакмак? Кайсысында күбрәк? Әгәр бер шакмакның мәйданы 1 сантиметр квадрат булса, мәйданнарын ничек исәпләрбез? Һ.б.

Физкультминутка.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Төрле катлаулыктагы мәсьәләләр чишү.

–Төрле төстәге түгәрәкләрне күрәсез. Алар эчендә әкият геройларының рәсемнәре ясалган. Кызыл төстәгене алып, геройның кайсы әкияттән икәнен әйтеп бирә алсагыз, артындагы мәсьәләне чишсәгез, мәсьәлә өчен 5ле була, зәңгәр төстәге мәсьәлә өчен 4 ле була, сары төсне алсагыз, 3 ле була.

Кызыл төс.1) 8 м озынлыктагы тактадан 2 м озынлыктагы кисәкне кисеп алганнар. Тактаның калган өлеше кисеп алган әлештән ничә тапкырга зуррак.

2) Бер ящик алма белән өч бертөрле ящик виноградның массасы 45 кг га тигез. Бер ящик алманың массасы 15 кг булса, бер ящик виноградның массасы күпмегә тигез?

3)Ике механик автоостаханә ачканнар. Бер көндә алар 3әр машина төзәткәннәр. 6 көндә алар барысы ничә машина төзәткәннәр?

4)Цирк тамашасында 3 эт, ә күгәрченнәр 4 тапкырга күбрәк катнашкан. Этләргә караганда күгәрченнәр ничәгә артыграк булган?

Зәңгәр төс.

1) Ягының озынлыгы 6 см булган квадратның периметрын тап.

Сары төс. Тукталышта 15 йө машинасы, җиңел машиналар йөк машиналарыннан 25 кә күбрәк, ә мотоцикллар җиңел машиналарга караганда 5 тапкыркимрәк булган. Тукталышта ничә мотоцикл булган?

V.Геометрик фигураларны кабатлау. Әкият язу.

Әкиятне мин башлыйм. Сез дәвам итәрсез.

-Борын- борын заманда яшәгән ди туры сызык. Ул, сүз әйтүче булмагач, ике якка чиксез сузылган. Ноктаның моңа ачуы килгән һәм туры сызыкны як-яктан чикләргә уйлаган. Ике ягына ике нокта килеп утырган. Нәрсә килеп чыкты?

-Кисемтә.

-Туры сызыкның ачуы килгән. Үзен бүлеп алган нокталардан өскә, аска сузылган. Нинди сызык килеп чыкты?

-Сынык сызык.

-Сынык сызыкның як-ягындагагы сызыклар тынычсызлана башлаганнар. Безнең дә бит үзебезнең исемнәребез бар бит дигәннәр. Без ничек аталабыз, әле?

-Нурлар.

-Калган фигураларның да үзләрен күрсәтәселәре килгән. Алар да чыгып басканнар. Без ничек аталабыз әле, дигәннәр.

-Турыпочмаклык, квадрат, ромб, түгәрәк, өчпочмак, һ.б.

-Бөтен фигуралар да бик куанганнар. Бер бөтен булып яшәргә уйлаганнар. Моннан соң безнең бөтенебезнең дә уртак исемнәребез булыр дип киңәшләшкәннәр. Ярдәмне укучылардан сорарга булганнар. Бөтенесенә бергә нинди исем бирербез?

-Геометрик фигуралар.

VI. Йомгаклау.

–Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсәләр эшләдек?

Әкият сөйләдек, типларын аердык, мәкальләрне искә төшердек. 7гә хәтле тапкырлау таблицасын кабатладык, үзебез әкият яздык.

Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр икән? Искә төшерик әле. Өстәл өстендә ромашка таҗлары бар. Берәм-берәм чыгып, артындагы язуны укып, ромашканың таҗларын ябыштырырбыз. (таҗлардагы язулар: зирәклеккә, уйларга, эшкә өндиләр, тәртипкә өйрәтәләр, белемгә, кеше әйберсенә тимәскә, бер-берең белән дус, тату булырга, олыларны олыларга, кечеләргә ихтирам белән караргә һ.б.)

2) Үзбәя.

-Сез үзегезгә нинди билге куяр идегез? Ни өчен?

Өй эше. №6, 45 нче бит.

-Укучылар, күп укыдыгыз. Көчле кеше берне егар, белемле меңне егар, дигән мәкальне онытмагыз. Китап һәрвакыт дустыгыз булсын! Дәрес өчен бик зур рәхмәт.






map