конспект урока татарского языка 1 класс



Яр Чаллы шәһәре 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Укытучы: Хәертдинова Ләйсирә Рашат кызы.

Дәрес эшкәртмәсе. 1 сыйныф өчен.

Тема: [ң] авазы һәм ң (эң) хәрефе.

Дәрес максатлары:

[ң] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; ң хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;

аваз-хәреф сүз моделе нигезендэ сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; сүз башында [ң] авазы булмавын, ә (эң) хәрефенең дә бер генә булуын аңлату;

укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү;

укучыларда мөстәкыйльлек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, хәрефләр, кушылма, таблицалар, сигнал карточкалары.

Дәреслек:Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова “ Әлифба” 45-46 нчы битләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты

Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

Бер-берегезгә карап хәерле көннәр телибез.

Хәзер бездә уку дәресе.

II.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

—Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Вак кына үзләре,Ялтырыйлар күзләре. (Йолдызлар.)

Йолдызлар сүзе нинди аваздан башлана? Димәк узган дәрестә без [й]авазы белән таныштык. Ул нинди аваз? Нинди хәреф белән күрсәтелә? Хәрефләр кассасыннан ул хәрефне табыгыз.

-Йолдызларны тәүлекнең кайсы вакытында күрергә мөмкин? Төннән соң тәүлекнең кайсы вакыты башлана?( таң )

III.Дәрес темасын һәм максатын ачыклау

—Тагын бер табышмак әйтәм.

Таңда, чаңда, чыңда бар ул,

Чаңгыда бар, тауда юк.

Сәер хәреф:ахырда бар,

Уртада бар, алда юк.

                     (Җ. Дәрземан)

-Ул нинди хәреф? Авазын әйтеп карагыз.

— Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?(Без бүген [ң] авазы белән танышачакбыз.)

IV. Яңа теманы аңлату.

1. Шигырьдәге таң,чаң,чың,чаңгы сүзләренә анализ ясау

Бу сүзләрдә [ң] авазы сүзләрнең кайсы урынында ишетелә?( Сүз ахырында, уртада)

-[ң] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? (Тартык аваз.)

-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала? (Чөнки үпкәдән килгән һава агымы кече телдә киртәгә (тоткарлыкка) очрый. Ул кече тел артында ясала.)

-Ни өчен яңгырау сонор тартык аваз? (Чөнки бу авазны әйткәндә тавыш барлыкка килә.)

Ә Роберт Миңнуллин бу хәреф турында «Үсми торган хәреф» дигән шигырь язган:

Йөри, ди, ң каңгырап,

Йөри, ди, ул кайгырып.

Эшләре ң ның яман —

Үсеп җитми, ди, һаман

Сүз башында торырга

Һәм баш хәреф булырга!

2. ң хәрефе белән танышу . Хәрефләр кассасыннан ң хәрефен табу.

3. «Әлифба» белән эш.

а) Мең, кыңгырау рәсемнәре һәм алар астындагы схемага карап, предмет исемнәренең сүзләрен телдән әйттерү,

б) Сүзләр төзү. 2 укучы хәрефләр кассасы белән эшли.

Ң

А у и

Та ту ти

в) Дәреслектән сүзләр уку. Җөмләләр төзү.

Безнең тавык (ун) чебеш чыгарды.

Йоклаганда ( уң) ягыңа карап ят.

(Мин) чәчәкләрдән такыялар үрәм.

Минем уң кулымда (миң) бар. (Җөмләләрне бергәләп уку).

Физминут.

«Миңлебай» уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

V. Яңа теманы ныгыту.

1. Иҗек схемалары буенча укыту.

2. Жәүдәт Дәрзаман шигырен уку. Шигырьдә өйрәнелгэн авазның куллану ешлыгын билгеләү.

3.Табышмак жавабын табу. Табышмакка ясалган рәсем буенча җөмләләр төзе.

VI. Йомгаклау.

-Нинди яңа аваз һәм хәреф белән таныштык?

— Бу аваз турында нәрсәләр белдек?

Кулланылган әдәбият:

— 1сыйныф “Әлифба”, дәреслек авторлары Ф.Гарифуллина, И.Мияссарова, Р.Шәмсетдинова, Казан, “Мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2011 ел

-1сыйныф “Әлифба”, укытучылар өчен методик кулланма, авторлары Ф.Гарифуллина, И.Мияссарова, Казан, “Мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2012 ел

— Гөлсинә Ясәвиева “Татар теле дәресләрендә вак жанр әсәрләрен куллану”, Яр Чаллы педколледжы, 2001 ел.




map