Математика 1 класс 10 эченд кушу алу



М а те м а т и к а .

1 сыйныф

Т Е М А : 10 эчендә кушу алу.Ү т е л г ә н н е н ы г ы т у.

М А К С А Т : Саннар төзелешен һәм 10 эчендә исәпләү күнекмәләрен әстерү,

—сумманы , аерманы табуга мисаллар чишүне ныгыту.

—укучыларның логик уйлау , фикерләү сәләтен үстерү.

—туган авылга, туган ягыбызның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Т И Б Ы : Белемнәрне ныгыту, конкретлаштыру.

М Е Т О Д Ы :Уен элементлары кертелгән сәяхәт дәрес.

М А Т Е Р И А Л : Математика дәреслеге, математик биремнәр дәфтәре.

Җ И Һ А З Л А У : магнитофон , биремле карточкалар, рәсемнәр.

Д Ә Р Е С Б А Р Ы Ш Ы .

I ОЕШТЫРУ.

Уңай психологик халәт тудыру.

—Балалар без бүген дәрестә 10 эчендә кушу , алуны, саннар составын ныгытырбыз.

Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз.Сез иптәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны ныклап тотыгыз.Сезне кояш җылыта дип хис итегез, ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Нинди рәхәт булып китте.Шулаймы? Менә бу җылылык, елмаюлар безгә дәрестә бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.

II Телдән исәпләү ( Веерлар белән эш )

—- 5 не 2 гә арттырырга.

—5 не 2 гә киметергә.

— санаганда 5 тән соң килә торган санны күрсәтергә

— 6 санының күршеләрен әйтегез.

— 6һәм 2 саннарының суммасын күрсәтергә.

— Бүлмәдә10 бала бар иде, 2 се чыгып китте. Ничә бала калды?

— 10 һәм 3 саннарының аермасы ?

— беренче кушылучы 4, икенче кушылучы 4 сумманы табарга?

Сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Без сезнең белән сәяхәт итәрбез.

Т актада нокталар, нокталар янында цифрлар. Шушы нокталарны тоташтырырга кирәк. Л 2 .

О 1 .

Ы 3 .

Ы 10 . Б 4 . А 5 .

6 . К

Ч 9 . Р 8 . 7 . Ы

Нәрсә килеп чыкты?

Көймәгә утырып җырларда макталып җырланган ямьле Чирмешән елгасы буенча, Туган авыл буйлап сәяхәт итәрбез.

Тау ягым, туган ягым,

И минем Олы Бакырчым,

Ата-бабам нигезе –

Сиңа багышлыйм.

Әйдәгез әйбәтләп утырыйк.

I тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк.

—Без кайсы республикада яшибез?

— Туган авылыбызның исеме ничек?

Туган авыл турында сөйләү.

Һәр авылның үзенчәлекле тарихы онытылмаслык вакыйгалары бар.Безнең авылның да тарихы бай һәм истәлекле урыннары бик күп. Безнең авылга нигез бик күптән салынган.Авыл урынында куе урман булган. 1552 елда Иван Грозный үзенең гаскәрләре белән Казанны камап ала. Шунда бик күп кешеләр тирә- якларга качалар. Норлат районы Бакырчы авылы кешеләре дәкачып китәргә мәҗбүр булалар.Куе урманнарны кисеп өйләр төзиләр. Бешта бер урам гына була, аннары инде авыл зурая. Беренче Бакырчы авылы кешеләре килеп урнашканга күрә авылга Бакырчы исеме шуннан калган , диләр.

Менә без беренче тукталышка килеп җиттек.

Баскыч рәсеме . Өй күренә.

Баскычлы “ уены

— Менә без баскычтан менеп җиттек.

— Нәрсә рәсемен күрәсез?

—- Аскы катта ничә тәрәзә?

—— Барлыгы ничә тәрәзә?

— Сез нинди санның төзелешен әйттегез?

— Бу тәрәзәләрне тагын ничек урнаштырыр идегез?

—Өйнең сул ягында ничә агач? Уң ягында?

—Кайсы якта агачлар күбрәк? Барлыгы ничә агач?

СӘЯХӘТЕБЕЗ ДӘВАМ ИТӘ.

Туган авыл турында сөйләү.

Авылыбызның истәлекле урыннарыннан берсе “Тәкәрлек” санала. Элек бу урыннарда сазлыклар гына булган . Сазлык үләнннәре агачларны күмеп киткәннәр, черетеп аударганнар. Күлләр хасил булган. Бу тирәгә тәкәрлек дигән кошлар килгәннәр һәм озак елларга кадәр яшәгәннәр.Шуңа бу урынны “Тәкәрлек” дип атаганнар.

-“Тәкәрлек” буенда челтерәп нинди чишмә ага?

-Әйе, “Дымбылат” чишмәсе.Кыйбла тарафына карап акканга күрә ул чишмәне “Изге” чишмә диеп йөрткәннәр.

—Хәзер елның кайсы вакыты?

—Кыштан соң нинди ел фасылы килә ?

— Ә яздан соң ?

— Нинди җәй айларын беләсез?

Магнитофонда кошлар тавышы, чишмә челтерәгән тавыш ишетелә.

Әйе чишмә тавышы.

Туган авылыбызның чишмәләре турында сөйләү.

Авылыбыз чишмәләргә бик бай.

-Сез тагын нинди чишмәләрне беләсез?

Барлыгы безнең авылда 14 чишмә барлыгы билгеле.”Әминә” чишмәсе, “Салкын”чишммә, “Кара кизләү”

Кара кизләү “ чишмәсе янына барып килик әле.

Тактада рәсем.

—Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Бирем .—Менә бу үрдәк бәбкәләренә һәм чебешләргә икенче яктагы ярга йөзеп чыгарга кирәк.

——Сез ничек уйлыйсыз,кайсысы беренче булып теге ярга йөзеп чыгар икән?

( үрдәк бәбкәләре, чөнки чебиләр йөзә белмиләр.)

Тагын бер мәсьәлә чишәбезме? (тактада рәсем)

Сез үрдәк бәбкәләрен һәм чебиләрен куган җиргә,өйдә бер тамаша булган.Тәрәзә ачык калган. Тәрәзәдән ничәдер песи кергән .

—-Пәрдә артыннан ничә аяк күренә?

—-Тәрәзәдән ничә песи кергән?

Физкультминутка

Һәр кешегә үзе туган яклар матур да, кадерле дә, якын да. Һәркемнең туган авылы турында мактап сөйлисе дә , җырлыйсы да килә һәм һәр кеше үзенеңтуган авылын тагын да үстерү, баету максатыннан үзенең өлешен кертә.

Әңгәмә.

—Авылда яшәүче кешеләр нинди эш белән шөгыльләнәләр?

—- Иген үстерәләр, фермада эшлиләр һ. Б.

Сөйләшә — сөйләшә “ Урманга “ килеп җиткәнбез.

Авылыбызны бик матур куе урманнар чолгап алган.” Урман” тукталышында бер йортка тукталу.

Әйдәгез, уйлыйк әле , бу йортның һәр катында урман җәнлекләренең кайсысы яши икән? Аларга дөрес урнашырга ярдәм итик.

“Урман “ рәсеме .Схема күрсәтү. Схема буенча мәсьәлә төзеп чишү.

Әңгәмә.

-Урман җәнлекләре нишлиләр?

-Урманда нәрсә килеп чыккан?

-Пожар кайдан килеп чыккан икән?

Урман патшасы АЮ ның киңәшләрен уку.

Урман безнең байлыгыбыз . Урманны сакларга кирәк.

“Ут белән уйнамагыз”шигырен уку.

“Урман җәнлекләренең” биремен үтәү.

Гамәлләрне куярга

7 * 2=5

8 * 1=9

5 * 3=8

6 * 6=0

4 * 5=9

6 * 2=4

Сәяхәтебез дәвам итә.

“Елга” тукталышы.

Авыл кырыенда шаулап Чирмешән” елгасы ага. Анда балык күп , диләр. Әйдәгез, кем күпме балык тота? Балыкларны чиләккә сала барабыз.

Балыклар артында мисаллар.

Җавабы 10 — ак

— сары

8 — кызыл

3 — зәңгәр буйыйбыз. Музыка астында “Балык тоту “

уены . Сәяхәтебез дәвам итә. Ш. Галиевнең “ И минем Олы Бакырчым “ шигырен уку .

И Тау ягым, туган ягым,

Әрнегән, туңган ягым,

Гомерлеккә илһам булып

Күңелгә тулган ягым.

Без килербез дә китәрбез,

Туган як мәңге булсын,

Каенсар түбәләрендә

Гел яңа таңнар тусын.

Дымбылатым гөрләп аксын,

Кыйбладан борылмасын,

Чирмешәнем саекмасын,

Тамырым корымасын.

— Кем соң ул Шәүкәт Галиев?

—Кайсы авылда туган?

Ул үзенең Туган авылына мәхәббәтен шушы шигырьдә чагылдырган.

V “ Мәктәп “ тукталышы Компьютер классына тукталу.

Тест №1 Компьютерда эш.

1. 3 һәм 2 саннарының суммасы

1) 6 2) 5 3) 4

2.10 санын 7 гә киметергә.

1) 4 2) 5 3) 3

3. 9 һәм 6 саннарының аермасы

1) 3 2) 2 3) 4

5 не 5 кә арттырырга

1) 10 2) 3 3) 8

8 һәм 3 саннарының аермасы

1) 4 2)7 3) 5

VI Йомгаклау.

—Бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз?

Нәрсә ошады?

—Миңа сезнең дәрестә актив эшләвегез ошады. Туган авылыбызны яратырсыз,аны үстерүгә, табигатен саклауга өлешегезне кертерсез дип ышанам.






map