Математикадан технологик карта



Тема

Почмак. Туры, кысыекы һәм җәенке почмаклар.

Максат

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”, “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

2) почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү, пространстволы күзаллау формалаштыру;

3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;

4) игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”, “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләрен белү.

2) почмакларны төзи һәм чагыштыра белү.

3)100 эчендә саннарны куша һәм ала белү.

4)текстлы мәсьәләләрне анализный һәм чишү белү.

Ресурслар

Дәреслек А.А.Чекин “Математика”,2кисәк.

“Математика в вопросах и заданиях”,Захарова О.А.,Юдина Е.П.

Е.Е.Ипатова,А.В.Афонина “Поурочные разработки по математике”

Предметара бәйләнеш

Татар теле, технология.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Төп төшенчәләр

”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”, “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак.

Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның игътибарларын туплау.

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү..

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Укучыларны эшкә хәзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез!

— Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

— Хәерле иртә!

— Кырлар буйлап көзге яңгыр

Сибәләп үтә.

Хәерле иртә, балалар!

— Хәерле иртә!

Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә

Йөзебез ачык.

Кунаклар килү

Үзе бер шатлык.

Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк.

— Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, математика дәресебезне башлап җибәрик.

1 слайд. Дөрес итеп утыручы кыз һәм малай.

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан фронталь уен оештыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда .тиешле юнәлеш бирү.

Укучылар, математика дәресенең девизын искә төшереп алыйк әле.” Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү! Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

— Атнада ничә ял көне?

— Ничә предмет бер пар була?

— Татарстан флагында ничә төс?

— Универсиадада ничә контененттан катнашачаклар?

— Өчпочмакның ничә почмагы бар?

— Быел нинди ел дип игълан ителде?

— Квадратта ничә почмак?

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. “Кайсы тылсымлы” дип аталыр. Мин сезгә мәсьәләнең схемасын күрсәтәм, ә җавабы тылсымлы җиләк-җимештә. Уйлап җавап бирик, җавабыгызны дәлилләп күрсәтмичә җимеш кәрзингә кермәячәк. (фронталь эш)

2 слайд алмагач һәм кәрзин

3 слайд груша агачы һәм кәрзин

4 слайд яшелчәләр һәм кәрзин

5слайдаплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

Молодцы, рәхмәт сезгә. Укучылар, Әмир белән Әминә күренми бит эле.Кайда икән алар? (Такта артында) Әйе, тик тактабызны Тылсымча ябып куйган, ничек ачыйк икән? (Биремнәрне үтәү, геометрик фигураларны ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә почмаклар бар, ә икенчесендә юк) Димәк, без бүген почмаклар турында сөйләшәчәкбез.

(Тактаны ачабыз, анда Әминә белән Әмир. Кулларында ниндидер кәгазьләр)

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Геометрик фигураларны нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Яңа тема өстендә эш.

Максат:

”Почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе” төшенчәләрен искә төшерү.

“туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмак төшенчәләре белән таныштыру;

почмакларны төзергә һәм чагыштырыга өйрәтү,

пространстволы күзаллау формалаштыру;

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Почмак турында белгәннәрне искә төшерү.

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

.

Почмакларны төзү һәм чагыштыру

Пространствода туры почмакларны табу һәм күрсәтү.

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

Фронталь эшне оештыру, почмак турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

.

Почмакларны төзергә һәм чагыштырыга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү

Пространствода туры почмакларны табарга һәм күрсәтергә ярдәм итү.

Укучылар,Әмирнең кулында ниндидер хат. Укып карыйк әле “ Кадерле 2 нче сыйныф укучылары! Сезне математик бәйгедә җиңүегез белән котлыйбыз. Сезгә бүләккә мозаика җибәрәбез. Мозаиканы тезү өчен артындагы яңа биремнәрне үтәргә кирәк.Уңышлар Сезгә!”

Укучылар, әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотыныйк. Әминәнең кулындагы кәгазьләрне ачабыз, тезәбез һәм безнең дәресебезнең алдагы планы килеп чыга:

Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?

Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?

Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Мин беләм. Почмаклар турында без нәрсәләр беләбез?

Укучылар, искә төшерик әле. Нәрсә ул почмак? (Укучыларның җаваплары)

6 слайд –“Бер ноктадан һәм шул ноктадан башланучы ике нурдан торучы фигура почмак дип атала.” (Бергәләп кабатлыйбыз.)

Укучылар, почмак ясаучы нокта һәм нурларның ничек аталуын да әйтә алмассыз микән? Беренче төркем нокта турында. Ә икенче төркем нурларның ничек аталуын искә төшерергә тырышсын. (төркемнәрдә эш)

7 слайд – Почмак төзүче нурлар почмакның яклары дип атала.

Нурлар башланып киткән нокта почмакның түбәсе дип атала.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

8слайдаплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

Беренче өлешне әйләндереп куябыз.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Мин белергә телим. Нинди почмаклар була?

Укучылар, сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята. Слайдта күрсәтелгәнчә итеп бөкләп карыйк әле, нәрсә моделе килеп чыгар икән?

5 слайд 1,2,3нче бөкләү адымнары күрсәтелгән.

6 слайд — туры почмак моделе. Бу, укучылар, туры почмак моделе дип атала. Аның якларын һәм почмагын күрсәтегез әле. Әйе, дөрес. Хәзер уң як һәм сул як күршегез белән чагыштырып карагыз әле. Нәрсә дип әйтә аласыз? (Тигез) Сезнең өстәлләрегездә сызым өчпочмагы ята, аның белән дә чагыштырып карагыз әле, нәрсә әйтерсез?(тигез). Сызым өчпочмагы да безнең туры почмак моделе булып тора.

7 слайдтуры почмак модельләре.

Укучылар, хәзер мин сезгә почмаклар бирәм. Модель куеп чагыштырыгыз әле, барысы да туры почмак микән? (укучыларның җаваплары)

1нче төркемгә сүз бирик әле. (Безнең почмаклар арасында туры почмактан кечерәк почмаклар да бар.) Әйе, шул бу почмаклар туры почмакка караганда кысылганнар. Менә шуңа күрә дә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле, нинди исем икән ул? (Кысынкы) .

2 нче төркемгә сүз бирик әле.(Безнең почмаклар арасында туры почмактан зуррак почмаклар да бар) Әйе шул, бу почмаклар туры почмакларга караганда җәенкерәк. Мнә шуңа күрә аларга икенче исем биргәннәр. Уйлап карагыз әле нинди исем икән ул? (Җәенке)

Дәфтәрләрдә эш. Укучылар, әйдәгез дәфтәрләрне ачабыз һәм туры почмак сызабыз, аның янына берегез кысынкы почмак сызсын. Партадаш дустыгыз җәенке почмак сызсын. Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырыгыз, тикшерегез һәм билге куегыз. (парларда эш ,куелган билгеләрне анализлау. )

8 слайд туры почмак сызу.

9 слайдкысынкы почмак сызу

10 слайдҗәенке почмак сызу..

11 слайдаплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , ә безнең сыйныф бүлмәсендә нинди туры почмаклар күрәсез, табып күрсәтә алмассыз микән?(тәрәзә, такта, өстәл, китап, шкаф һ.б) тагын кайларда туры почмак очратканыгыз бар? (укучыларның җаваплары) Ә безгә почмакларны белү кирәкме?

Безгә почмкларны белү өстәл, урындык, тәрәзә, такта ясасак та кирәк. Өй салсак та нинди генә төзелештә катнашсак та кирәк икән, шулай бит. Сез ничек уйлыйсыз, тагын кайларда кирәк икән? Туры почмакны аермаган кешенең эшләгән җиһазлары нинди булыр. (әңгәмә)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Өчпочмаклар ничек төзелә?

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Нинди өчпочмаклар була?

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Почмаклар турында белү ни өчен кирәк?

Ныгыту.

Максат:

1)”почмак”, “почмакның яклары”, почмакның түбәсе”, “туры”, “кысынкы”, “җәенке” почмакларны аера белү.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аеру.

Төрле почмаклар арасыннан өйрәнгән почмакларны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

Тест биремен үтәү. Бергәләп тикшерү дөрес җаваплар янына + тамгасы куеп баралар һәм соңыннан саныйлар.

18 слайдтест биремнәренең җаваплары.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. (26 нчы битәге биремнәрне үтәү, алмашып тикшерү)

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?




map