Материал по развитию речи И ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ



«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»

«ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА». ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга ярый)Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, дускайлар! Әйдә чыгыйк бакчага Күңел ачып, уйнарга. Аллы-гөлле күбәләкләр Чәчәкләргә куналар:Ак чәчәк, ал чәчәк, Сары чәчәк, күк чәчәк,Ә монысы — кашкарыйУл гел кояшка карый.Шул чәчәкләр арасында Йөгерешеп уйныйбыз.Бердәм булгач барыбыз Күңелле уеныбыз.ХӘРӘКӘТЛӘРЕ:Исәнмесез, балалар! (баш бармаклар селкенеп, «исәнләшәләр»)Исәнмесез, дускайлар! (калган бармаклар селкенеп, «исәнләшәләр»)Әйдә чыгыйк бакчага (бармакларны бөгеп, чакыру хәрәкәте)Күңел ачып, уйнарга. Аллы-гөлле күбәләкләр (ике кулны кушып, күбәләк канаты ясау )Чәчәкләргә куналар:Ак чәчәк, ал чәчәк, (бармакларның башын чеметеп, массаж ясау)Сары чәчәк, күк чәчәк,Ә монысы — кашкарыйУл гел кояшка карый.Шул чәчәкләр арасында (бармакларны тез өстендә йөгертү)Йөгерешеп уйныйбыз.Бердәм булгач, барыбыз (кул чабу)Күңелле уеныбыз.

( Балаларда татар халык ашларын истә калдыру максатыннан кулланырга була).Әнкәгез сезне эзли,Кайда сез бармакларым?Тәмле ашау пешердем,Сезне искә төшердем.Баш балама боламык,(бармакларны бөгә барабыз)Имәнемә икмәгем,Уртасына урама,Атсызына катлама,Чәнти генә калмасын,Чәк-чәген килеп капсын.

Йомарланып йодрыкка Бармаклар йоклаганнар. Бергә –бергә бик рәхәт , Ләкин торырга кирәк.Башта торды баш бармак,Имән бармак аннары. Урта бармак уртадаЗур үскән ул шуңа даАтсыз бармак , мин дә , диБашкалардан калмыйм , диЧәнти бармак иң читтә,Шуңа үсмәгән һич тә.Чәнти, чәнти, чәнтеки, Үсми калган кечтеки Кети-кети-кети. Хәрәкәтләр белән:Йомарланып йодрыкка ( баланың йодрыкланган кул чукларын йомшак кына сыпыру)Бармаклар йоклаганнар. Бергә –бергә бик рәхәт , Ләкин торырга кирәк ( уяткан сыман селкетеп алу.)Башта торды баш бармак ( һәр атаган бармакны берәмләп ачып бару.)Имән бармак аннары. Урта бармак уртадаЗур үскән ул шуңа даАтсыз бармак , мин дә , диБашкалардан калмыйм , диЧәнти бармак иң читтә,Шуңа үсмәгән һич тә.Чәнти, чәнти, чәнтеки, (чәнти бармакны “үстерү” хәрәкәте ясау.)Үсми калган кечтеки Кети-кети-кети. ( Баланың учын кетекләү.)






map