Мге яш Тукай



Тема: “Мәңге яшә Тукай.

( Тукай иҗаты буенча викторина)

Максат:

Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен ныгыту, тулылындыру һәм системалаштыру.

Диалогик сөйләм телен, балаларның фикри эшчәнлеген, хәтерен үстерү, тулы һәм дөрес җөмлә төзүләренә ирешү.

Күмәк эшләгәндә бер – береңне тыңлый һәм ишетә белү сыйфатларын булдыру, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Зал түрендә Тукай портреты. Ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлгән. “Г. Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе, шунда ук балалар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла.

Бәйрәмчә киенгән балалар тыныч кына көй астында музыка бүлмәсенә кереп ике якка утыралар. Зал уртасында өстәл. Өстәлдә “ Могҗизалар кыры” өчен ясалган барабан, конвертка салынган сораулар.

“Туган тел көе яңгырый”.

Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “ Туган тел”

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүгенге кичәбез Тукай иҗатына багышланган.

1 бала: Без һәммәбез тапкырбыз

Шүрәленең дусты без.

Җиңүгә юл табарбыз

Ташка кадак кагарбыз.

2 бала: Су анасы балачакның

Онытылмас истәлеге

Тукайны сөюебез

Безне монда китерде.

3 бала: Иң матур җир кайда дисез

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

4 бала: Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире

Җыелмас иде, Кырлай шул

Аларның туган җире.

Алып баручы: Табышмакларның җавапларын

Эзләмә әллә кайдмн

Уйласаң әгәр тырышып

Тиз табарсың Тукайдан.

Алып баручы барабанны әйләндереп җибәрә, барабан угы кайсы конвертка туктаса, шул конверттагы сорауны ачып укый. Беренче сорау 1 — енче командага. Һәрбер дөрес җавапка 1 чәчәк бирелә. Әгәр дә җавап бирә алмаса уенга 2 – нче команда кушыла. Уен шулай дәвам итә.

1 – енче бирем: Табышмакның җавабын әйт!

Кайсы әсәрдән икәнен бел!

Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк,

Файдасы өйдә булгач

Яланга сәфәре юк. (песи “Безнең гаилә”)

Сакаллы килеш туа,

Берәүдә гаҗәпләнми аңа. ( кәҗә “Гали белән кәҗә”)

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (күбәләк “Бала белән күбәләк”)

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның…… (сарык “Кәҗә белән сарык”)

Су анасы керә.

Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта!

Әй, карак! Ник аласың счин аны – ул бит минем алтын

тарак! Кая эләктем соң әле мин?

Алып баручы: Балалар бакчасына. Бездә бүген Г. Тукай иҗатына багышланган зур кичә. Рәхим ит, түрдән уз.

Су анасы: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Мине таныдыгызмы? Мин алтын тарагымны эзлим, күрмәдегезме ул малай актыгын. Тарагымны эләктерде дә качты.

Алып баручы: Иртә белән бекчага килгәндә миңа 1 малай очрады. Кулында зур тарагы бар иде. Менә ул тарак. Зинһар өчен су анасына тапшырыгыз диде, гафу үтенде, башка бер вакытта да кеше әйберсенә тимәскә сүз бирде.

Су анасы: Рәхмәт сезгә. Әйдәгез әле шушы тарак белән уйнап алыйк.

Уен : “ Тарак кемдә”

(Көй астында тарак кулдан – кулга күчерелә)

Суанасы саубуллашып чыгып китә.

2 – нче бирем.

Алып баручы: Минем кулымда тылсымлы тартма, ә аның эчендә тылсымлы рәсемнәр. Рәсемнәргә карап кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк.

Серле тартма янымда,

Нәрсәләрдер бар анда

Берегез монда кил әле

Берсен алып бир әле.

(һәр командадан 1 бала чыгып рәсем ала, әсәр исемен атый).

Шүрәле керә.

Шүрәле: У – у – у, коткарыгыз мине бу бәлавдән, зинһар өчен ярдәм итегез! Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты, бик авырта.

Алып баручы: Шүрәле дус, бармагыңны былтыр кыскыч ник быел кычкырасың?

Шүрәле: Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хәл, аның исеме Былтыр иде, ай – яй бигрәк авырта бармакларым.

Алып баручы:Балалар, әллә соң Шүрәлегә булышабызмы? Бигрәк кызганыч бит. (балалар кулын ычкындыралар).

Шүрәле: И рәхмәт балалар, сез бигрәк мәрхәмәтлеләр икәнсез. Менә хәзер кулларым бушады, сөенечтән мин сезнең белән уйнап алам.

Уен “Ачык авыз”

(көй уйный, балалар бии, көй туктатыла, балалар парлашырга тиеш).

Шүрәле: Балалар, миңа китәргә вакыт. Бу бүрәнәне мин сезгә истәлеккә калдырам, карагыз аны, ул гади түгел, тылсымлы.

Шүрәле чыгып китә.

Алып баручы: Барысын да беләм мин дип

Мактанырга ашыкма.

Мин башлыйм – син дәвам ит,

Шигырьләрне таны да.

3 – енче бирем: Г.Тукайның шигырьләрен дөрес итеп әйтеп бетерегә.

“Гали белән … (кәҗә)”

“Туган … (тел)”

“Пар … (ат)”

“Эш беткәч … (уйнарга ярый)”

“Бала белән … (күбәләк)”

“Эшкә … (өндәү)”.

4 – енче бирем: “Әкиятләрдән пазллар җыю”

(кайсы команда тизрәк).

Алып баручы: Балалар, ә хәзер чәчәкләрне санар вакыт җитте.

(санау, җиңүче команданы атау)

1 бала: Гомерең кыска кыскасын

Җырың үлемсез

Йолдыз булып күк йөзендә

Балкый синең сүз.

2 бала: Хәтердә син гел –

Һич бетмәс көчең

Мәңгелек саф чишмә сыман

Син безнең өчен.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле басып “Туган тел” җырын башкарыйк.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара шагыйрь бүген текәлеп.

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

(Чәчәкләрне Г.Тукай портреты янына кую.)

Балалар, Шүрәленең тылсымлы бүрәнәсен истәлеккә сакларбыз.

(бүрәнә эченнән бүләкләр төшә, балаларга тарату).






map