Минем шрм



Тема: “Минем шәҗәрәм”

Максатлар: Балаларда гаилә турында күзаллауларын киңәйтү, шәҗәрә турында төшенчә бирү, кәгазьләрдән ябыштырып шәҗәрә ясау.

Җиһазлау: картон, кайчы, төсле кәгазь.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Әйтегез әле, бер өйдә яшәгән кешеләрне кемнәр дип әйтәләр?

Балалар: гаилә.

Тәрбияче: Әйе, һәрберебезнең гаиләсе бар. Әти, әни, апа, абый, сеңел, энекәш, әби, бабай… Алар бергә яшиләр, бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр.

Гаиләнең яхшы сыйфатларын гына санап чыгыйк әле.

(балалар саныйлар)

Әни – ягымлы, кайгыртучан, акыллы, таләпчән.

Әти – көчле, усал, акыллы.

Әби – картайган, ягымлы, булышучан, ачык күңелле, ак чәчле.

Бабай – карт, акыллы.

Апа – матур, акыллы, күңелле, булышучан, ягымлы, зур.

Абый – зур, акыллы, көчле, матур, кайгыртучан.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Балалар, тактадагы агач рәсеменә карагыз әле. Безнең барыбызның да гаиләсе агачка охшаган. Мин сезгә үземнен гаиләмне ясап күрсәтәм. Ә аннан сез ясарсыз.

Тәрбияче: Балалар,менә нинди матур агач килеп чыкты. Сез гаиләгезгә карагач, нинди хисләр кичерәсез?

Балалар: Ярату хисләре.

Тәрбияче: Ә ни өчен шулай икән ул?

Балалар: Чөнки без аларны яратабыз.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнен белән үзебезнең гаилә агачын ясаячакбыз. Сезгә картон, төсле кәгазьләр, кайчы, клей өләшенде. Шулар ярдәмендә мин ясагаг агачка охшаган шәҗәрә ясаячакбыз. Гаиләдә иң өлкәннәре кемнәр була әле?

Тәрбияче: Әби, бабабай, әби, абый, апай.

Тәрбияче: Менә шуларны тәртип буенча агачыгызга яфраклар рәвешендә ябыштырып чыгарсыз.

(балалар эшлиләр)

Нәтиҗә ясау.






map