Мктпк хзерлек тркеменд Бби карау шгелен план конспект



Бәби карау.

Максат: Балаларны бәби карарга килү йоласы белән якыннан таныштыру; аларда милли йолаларыбызны ярату, олылау хисе тәрбияләү; балаларның үз халкының традицияләре, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү; балаларда үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуларын үстерү; сәхнәләштерелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, үзенең хис тойгыларын, уйларын төрле төсмерләре белән белдерергә өйрәтү; сүз һәм интонация, ишарәләр

Бизәлеш: Зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда өелгән мендәрләр, чигүле сөлге пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.

Әни кеше җырлый-җырлый бәби йоклата:

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра.

Идәндә ике балалар уйнап утыра. ( Азамат белән Зилә ).

Ишек шакыйлар балалар килеп керә.

Айзат: Исәнмесез, саумысыз! Ак әби, без бәби күрергә килдек.

Әби. Әйдәгез, әйдәгез, балалар, бәби карау – изге эш. Иң беренче бәби караганчы минем сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйсым килә балалар. Балалар мин сезгә хәзер табышмак әйтәм җавабын белерсез микән:

Кешегә дә ябышкан,

Әйбергә дә ябышкан,

Хайванга да ябышкан,

Сикерсәң дә, төшеп калмый,

Әйтегез бер тавыштан.

( Исем ).

Әби. Дөрес балакайларым безнең һәрберебезнең үз исеме бар. Аларны безгә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бирә. Татар халкы элек-электән үк балага матур, тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушарга тырышкан, чөнки исем кешенең алдагы тормышына тәэсир итә, аның асыл затына әверелә. Шуның өчен дә исемнәрне бозып әйтергә ярамый.Бозылган исемнең мәгнәсе югала. Менә балалар татар халкында мондый мәкал бар “яхшы исем байлыктан да әйбәтрәк” бу мәкалдә дөреслек ята. Татар исемнәренең күбесе ил-, ай-, гөл-, нур- кушымчалары ялгап ясала. Безнең балалар арасында андый исемнәр күп.

Улым менә синең исемең ничек соң?

Илназ: Минем исемем Илназ. Назлы ил дигәнне аңлата.

Әби: Бигрәк матур исемең улым. Ә синең исемең ничек улым?

Айзат: Минем исемем Айзат.

Әби: Менә бит берсеннән берсе матур исемнәр.

Айзат: Әби ә бәбиегезнең исеме ничек соң?

Әби: Бәбиебезнең исеме Айнур. Айнур исеменең мәгнәсе нурлы ай дигәнне аңлата.

Ф. Илназ: Әтиләр бит ничә кабат

Алабыз дип алдыйлар.

Бердәнбер малайларына

Бер энекәш алмыйлар.

Бәби күрергә килдем.

Алгы яктан әни кеше чыга:

Әни: Исәнбез, саубез,

Күптән көткән кунак сез,

Күршеләрне көтә-көтә

Айнур йоклый бишектә.

Әби. Менә, килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә.

Тиешенчә хөрмәтлә,

Тиешенчә кадерлә.

Әби кеше һәм балалар икенче бүлмәгә керәләр. Әни кунаклар сыйларга

Әзерләнә.

Әби. И балакайларым, бәбиебез бик каты йоклый.

Илназ. Әлли итә бу бала,

Бәлли итә бу бала,

Кайчан тәпи йөреп китәр,

Үсеп җитәр бу бала.

Зәринә. Челт-челт йома күзләрен,

Тырмап ала күзләрен.

Әллә нәрсә әйтмәкче

Аңлап булмый сүзләрен.

Зилә: Күк күгәрчен очадыр,

Зәңгәр күкне кочадыр.

Минем энем бәү-бәү итә,

Йолдызларда очадыр.

Алмаз. Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа.

Әби. Булыр, булыр бәбекәем. Әнә, безнең Айнурыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавыш ишетелә.

Әби коймак әзерләргә чыга. Балалар белән әни кеше бәби янына киләләр.

Азамат: Күгәрченнәр күкләрдә

Очалар җим чүпләргә.

Үсеп җиткәч, минем энем

Үрнәк булыр күпләргә.

Әни. (Сәрвиназ) Елама, бала, елама,

Йокың да туйган бугай,

Сине — лачынны күрергә

Дусларың килгән бугай.

Әби чыгып, бәбигә корым сөртеп куя. Ят күзләрдән,авырулардан сакла!

Әни: Йокыдан торгач Айнурыбызның тамагы ачкан бит ашатып алыйм әле үзен.

Әби: Бар балакаем әниеңә энеңне карарга булыш.

Балакайларым безнең дә сезнең кебек яшь чаклар бар иде. Әйдәгез әле без яшь чакта уйный торган бер матур уен уйнап алыйк әле.

“Капкалы уены”

Мәдинә. Һай, бу бала бал кебек,

Сыгылып торган тал кебек.

Авызы – борыны уймактай,

Өсте утырган каймактай

( Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя.)

Ф. Ислам Сары була сандугач,

Кара була карлыгач,

Галим килсә, ишек ач,

Надан булса – чыгып кач.

( Карый, бүләген куя.)

Айзат. Яман күзләр сиңа тимәсен,

Намуслы бул, тырыш, гадел бул.

Туры куллы, күндәм, сабыр бул,

Сабыр булу үзе бәхет ул.

Матур булып үс син,

Батыр булып үс син,

Илгә хезмәт итәрдәй

Лачын булып җитеш син.

( Бүләген куя )

Әни ( Сәрвиназ ) Рәхмәт сезгә балалар.

Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,

Харам ризык сезгә ят булсын.

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,

Күңелегез сөттәй ак булсын!

Мәдинә. Рәхмәт, рәхмәт сезгә!

Әби. Коймак пеште,

Табадан төште,

Кунакларга сый хөрмәт:

Якты чырай, такта чәй.

Балакайларым сез татар халкының милли гореф гадәте матур йоласын искә төшереп безгә кунакка бәби карарга килгәнсез.

Менә татар халкының матур бер әйтеме бар Кунак ашы кара каршы дип мин дә сезгә балалар татар халкының милли ризыкларын әзерләдем. Менә рәхим итеп авыз итегез әле.

Әби чәй ясый, бергәләп табын янында чәй эчәләр.

Г.Әмир. Чәй эчәбез бал белән,

Бала – чагалар белән,

Бала-чага тугыз җан:

Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,

Гөлшат, Гайшә, Рәшидә,

Айнур, Булат, Сагыйдә.

Зәринә. Рәхмәт сезгә, Ак әби, рәхмәт, сыйладыгыз.

Бишектә ятмасын Айнур,

Алып чыгыйк урамга.

Бу батыр малай була, дип

Күрсәтербез буранга.

Әби. Икенче кышка, балалар, ул да сездән калышмас әле, сезнең алда җитешеп, уйнарга чыгар, менә күрерсез.

Әби. Тагын килегез! Үзегезгә дә теләкләр телим:

Үсеп буйга җитегез

Галим булып китегез

Газиз туган илебезгә

Тырышып хезмәт итегез!

Әни. Балалар Айнурыбыз да арып киткән, йокларга вакыт җиткән.

( Бишек җыры яңгырый )






map