Открытый урок по татарскому языку по теме Сз тзелеше Тамыр сзлр



Тема: Сүз төзелеше. Тамыр сүзләр.

Максат: 1.Сүз төзелеше турында төшенчә бирү,сүзнең тамырын билгеләргә өйрәтү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш сүзләрне аерып ала белү;

2.Укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру , матур язу,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету;

3.Туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату

Материал :дәреслек Р.Х.Ягъфәрова,Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле 1 нче кисәк,”Мәгариф” нәшрияты,2010 ел, дидактик уен, Вәгыйзев С.Г. “Кызыклы грамматика”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980, карточкалар.

Җиһазлау: ноутбук, флэшка, проектор.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру.

—Исәнмесез,балалар! Кәефләрегез ничек?

— Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

2 . Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язабыз. Матур язу күнегүе ( 1 нче слайд)

Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга тырыш .

Мәкальне ничек аңлыйсыз? ( аң- белем турында тәрбияви әңгәмә)

Мәкальдәге сузык авазлар астына бер сызык, тартык авзлар астына ике сызык сызабыз.

( Бер бала кычкырып әйтеп эшли).

— Нинди хәреф астына сызмадыгыз? Ни өчен?

ь билгесе аваз белдерми.

-Балалар, узган дәрестә без нинди тема өйрәндек?

-Авазлар һәм хәрефләр.

-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?( сузык һәм тартык)

Тартык авазларның бүленеше турында искә төшерү. ( 2 нче слайд)

Парлы тартыклар:

Яңгырау: б, в, г, гъ, д, ж, җ, з

Саңгырау: п, ф, к, къ, т, ш , ч, с

Парсыз тартыклар:

Яңгырау: л, м, н, ң, р, w,й

Саңгырау: х, һ, ц, щ

3. Яңа тема өстендә эш.

-Бүген без сүз төзелеше, бер тамырдын ясалган сүзләр белән танышырбыз. Башта бер әкият тыңлап китик.

Борын-борын заманда булган, ди, юл дигән бер сүз. Кешеләр, юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән: “Нишләргә моның белән?” Юл исемле сүз әйткән: “Сез мине җиргә утыртыгыз, мин зур агач булып үсәрмен “. Кешеләр юл сүзен утыртканнар икән, бу тамырланып та киткән, үсә дә башлаган. Башта бер ботак җибәргән, аннан икенчесен, өченчесен… Бер юл сүзеннән әллә никадәр ботак үсеп чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүзләр икән. Кешеләр бу сүзләрне чагыштырып караганнар. Барсының да бер тамырдан үсеп чыкканлыгын күргәннәр. Шуннан соң бу сүзләрне барысын бергә “тамырдаш сүзләр” дип атап йөртә башлаганнар.

Юл- юлчы, юлсыз, юлсызлык, юллау, юллаучы, юлча, юлбашчылык, юлбашчы, юллык, юлдаш, юлдашсыз,юлдашлык, юлаучы,юлыгу. (3 нче слайд: тамырлы зур агач, ботакларына шушы сүзләр язылган)

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Тамырдан гына торган сүз тамыр сүз дип атала. Тамыр башка мәгънәле кисәкләргә бүленми. Тамырдаш сүзләрдә мәгънә бәйләнеше саклана.

Дәреслектән кагыйдәне уку. Нәтиҗә ясау.

Дидактик уен “Бакчачы”

-Әйдәгез, без дә тамыр сүзләр утыртып агач үстереп карыйк әле.

Сезнең агач утыртканыгыз бармы, укучылар? Агачларны ни өчен утыртырга кирәк? (табигатьне саклау , кайгырту турында әңгәмә).

Агач ботакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы озын һәм күп ботаклы булыр икән. Шул укучылар “Иң оста бакчачы” дигән исем алачак.(Төркемнәргә сүзләр язылган карточкалар бирелә)

1 төркем: урман (урманлы, урмансыз, урманчы, урманчылык, урманлык, урманчык)

2 төркем: исем (исемлек, исемсез, исемле , исемдәш ,исемләү, исемләшү, исемсезлек)

3 төркем: моң ( моң, моңлы, моңсыз, моңлану, моңаю, моңчы, моңсулану, моңдаш, моңчан, моңлылык )

“Иң оста бакчачыны билгеләү.

4 . Дәреслек белән эш.

32 нче күнегү. Ф. Яруллин шигырен сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча фикер алышу. Биремнәрен үтәү.

ФИЗМИНУТКА

35 нче күнегү телдән. Исемнәрдән сыйфат, фигыль ясау.

Җил- җилле , җилсез , җилләү. Эш- эшле, эшсез, эшли.

Дидактик уен “Кайсы сүз артык?” ( 4 нче слайд)

Бал сана урак

Балык сансыз ургыч

Балыкчы сандык урман

5. Йомгаклау. Нәтиҗә ясала.

Өй эше: 34 нче күнегү

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Укучыларның белемнәре анализлап билгеләр куела.




map